Татарстан мөфтие урынбасары, Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов “Деловой квартал” журналы журналистлары үткәргән “Социальный бизнес» номинациясенең “Ел кешесе” дигән төрендә җиңеп чыкты.
“Анжела Вавилова фонды һәм хосписы” башлыгы Владимир Вавилов шулай ук “Ел кешесе” дигән бүләкне алуга иреште. Аңа бүләкне “Деловой квартал” журналы баш мөхәррире Людмила Дубовая һәм “Промышленник года-2013” Леонид Барышев тапшырды.
Белешмә
2014 елда бу бүләкнең эксперт советына 25 кеше керде. Алар арасында Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Татарстан Банк Советы җитәкчесе Людмила Китайцева, Татарстан Премьер-министрының ислам финанслары буенча киңәшчесе Линар Якупов, шулай ук төбәк эшмәкәрлек даирәсенең төрле вәкилләре бар иде. Эксперт Советы һәм редакция хезмәткәрләре башта бу бүләккә дәгъва кылучылар исемлеген барлыкка китерде, аннары номинантлар сайлап алынды.
Бүләкләр 11 номинация буенча тапшырыла. Алар арасында “Ел инвесторы” кебек элеккеләре дә, “Ел кешесе” сыман яңалары да бар.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре