Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз.
Хәдис
Кардәшләрегез дигәннән, бүген Казанга бик күп җирләрдән мөселман кардәшләребез җыелды. Казанда “Мөселман лидеры мәктәбе” дигән җыелыш эшли башлады. Андый мәктәпнең беренчесе узган елда булган иде инде.
Быел исә Идел-Урал төбәгеннән, Үзәк Россия һәм Төньяк Кавказдан бик күп яшьләр килгәннәр. Җыелыш ренат Мозаффаровның Коръән укуы илә башланды. Галимә Резеда Сафиуллина тыңлаучыларны алда торган бурыч вә мәсьәләләр белән таныштырды.
Биредә ислам дине нигезләрен, гореф-гадәтләребезне, мирасыбызны, тарихыбызны ирәннән өйрәнеп, ана телен белеп яшәргә тиешлегебез хакында кат-кат әйтелде.
Россия Ислам институты ректоры, галим Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин дә яшьләрне котлады һәм аларның эшендә уңышлар теләде. Галим Айдар Хабутдинов Россиядәге һәм күрше-тирәдәге мәчетләр тарихына тукталды. Ул элек Казанда бер “Мәрҗани” мәчете булуын әйтте. Үткән үкенечле елларда да нур булып балкыган затларыбызның барлыгы хакында фәннәр докторы, күренекле галим Айдар Хабутдинов бәян кылды. Мәчет-мәдрәсәләр белән беррәттән, Нәҗип Курсави, Хөсәен Фәезханов, Зәйнулла Рәсули, Галимҗан Баруди, Газиз Гобәйдуллин, Фатих Кәрими, Зыя Камали, Габдулла Буби, Исмәгыйль Гаспралы, Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗани, Зөһрә Акчурина, Мөхлисә Буби шәхесләрен шәрехләде. Бу чыгыш бөтен ислам дине тарихын колачлады, һәр күңелне ихласландырды.
Әлеге җыенның бүгенге беренче көнендә ислам дине турында бик хикмәтле киноның эшләнүен дә хәбәр иттеләр һәм күрсәттеләр. Бу юнәлештә дә уңышлар телибез үзләренә. Алдагы көннәрдә дә яшь әйдаманнарга бик олы эшләр башкарган шәхесләр белән очрашулар, әңгәмәләшүләр көтә. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык