Россия төбәкләрендәге татар имамнары инде Казанга дүртенче тапкыр җыела. Форумны оештыручылар арасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә бар.
Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов татар имамнары Россия мөселманнары арасында алдынгы сафларда булырга тиешлеген әйтә, ә моңа бары тик берләшеп эшләү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Шуңа ул бу чарада берләшү проблемнарын күтәрергә чакыра. Әлбәттә, бүгенге көндә төрле мөфтиятләргә караган имамнар арасында низаглар чыккалап торуы һәркемгә мәгълүм.
“Бу татарларны һич кенә дә бизәми. Моңа чик куярга кирәк. Безнең бүлешер әйберебез юк”, - ди ул.
Баязитов бердәм мөфтият булдыру турында уйланулар барлыгын яшерми һәм ул кайчан да булса оешкан очракта һичшиксез Казанда булырга тиеш дип саный.
Бүгенге көндә тарихи татар мәчетләренең дә Үзәк Азиядән, Кавказдан килүчеләр кулына төшә баруын күзәтергә мөмкин. Баязитов сүзләренчә, читтән килүчеләрне мәчетләрдән куып булмый.
“Татарлар арасында исламга дәгъватны арттырырга кирәк. Мәчетләрдә татар теле сакланырга тиеш, вәгазьләрне татарча сөйләү мөһим”, - ди ул.
Баязитов чарада кабул ителергә тиешле “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясенә зур өметләр баглый.
“Анда татарларның Россиядә нинди урында булырга тиешлеге, хөкүмәт белән эш алып бару юллары күрсәтелә”, - ди ул.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык