Кичә Казандагы “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә күрмәүче ир затлары һәм хатын-кызлар өчен дартс ярышлары булып узды. Ул спортның дартс төрен популярлаштыру, инвалидларның сәламәт яшәү рәвешен булдыру һәм иң яхшы спортчыларны билгеләү максатыннан оештырылды.
Дартс уенчыдан физик һәм рухи ныклык, кулларыңның калтырамавын таләп итүче спорт төре. Анда барлык спортчылар да бертигез шартларга куелды, ягъни бераз күрүчеләрнең күзләре капланды.
Уеннарда катнашкан гомуми 28 кеше арасында мәргәнлек сыйфатларын күрсәтеп, 5 мөмкинлектән 67 очко җыйган Илфат Гиниятуллин (ул Тәтеш районыннан килде) чемпион исемен яулады. Икенче урында – 38 очко белән Чечнядан Әмир Дукаев. Өченчедә исә Дагыстаннан Корбанмөхәммәт Кляев (21 очко).
Гүзәл затлар арасында Дагыстаннан килгән Әминә Кункуевага (44 очко) тиңнәр табылмады. Икенчедә – Ульяннан Рәхилә Мәүлетова (25 очко). Өченчедә – Ижаудан Сәкинә Садыйкова. Ул Рәхилә ханымга нибары 1 очкога калышып, өченче урын белән канәгатьләнде.
Шунысын да өстәп әйтергә кирәк: дартс уены күрмәүчеләргә бик ошады. Алар мондый ярышлар тагын да узсын иде дигән теләкләрен белдерде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы