Чирмешән районы үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамында яшәүчеләрнең тавык, күркәләрен төлке буып чыккан. Кешеләрне санга да сукмый, ди.
Кырларда азык калмаганлыктан, төлкеләр көзге якта – октябрь, ноябрь айларында торак пунктларга килә. Гадәттә, авыл читендәге урамнардагы хуҗалыкларга керәләр. Бу чорда төнгегә абзарларны бикләп йөрергә киңәш итәбез. Этләрне дә бәйдә тотарга кирәк. Аларга һәм мәчеләргә прививка ясату - бу йорт хайваннарын төлкеләрдән күчәргә мөмкин булган котыру чиреннән саклаячак, дип киңәш итә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мостафин.
2014 ел башыннан район аучылары бу хайваннарның 43сен атканнар. Узган ел 6 районда төлкеләрдән котыру чире йоктыруының дүрт очрагы мәгълүм булды, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” басмасы.
Чыганак: "Татар-информ"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР
Икрима Ибн Әбү Җәһил
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында