Быел уразаны 6 июньдә тота башлыйбыз

Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча ахшам намазыннан соң, Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый.

БӘЙЛЕ
2016 Май 16

Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча ахшам намазыннан соң, Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.

Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый, соңгы көне 5 июльгә туры килә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитыр сәдакасы өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип тә сәдака бирә.

Күптән түгел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышы булып, әлеге мәсьәләләрдә ачыклык кертелгән.

Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенгән иде.

Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум.

Фидия сәдакасы - 200 сум.

Нисаб - 224 мең сум.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Искәртеп үтик: былтыр Рамазан ае 18 июньдә башланган иде. Ураза вакытында кешенең күңеле нечкәрә, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре туа. Рамазан кешеләрне берләштерүгә, рухи пакьләндерүгә, түземлелек тәрбияләүгә сәләтле. Уразаның кыйммәте – мөселманнарның көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуында гына түгел, бозык уй-гамәлләрдән һәм сүзләрдән тыелуында.

Әлеге язма Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына таянып әзерләнде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе