Буыннар чылбыры өзелмәсен

Шуларда инде хикмәт. Һәрберегез элеккеләр хакында уйланасыздыр. Бабам кем икән? Әбием кайлардан? Болар хакында барыбыз да уйланабыз.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 27

Шуларда инде хикмәт. Һәрберегез элеккеләр хакында уйланасыздыр. Бабам кем икән? Әбием кайлардан? Болар хакында барыбыз да уйланабыз.

Ә менә Мәгариф Раяновның «Усак сагышы» дигән китабын укыгач, тагын да ныграк уйландыра. Җыентыкка «Сүнмәс көрәш дәрте...» дигән кереш сүзне «Мәдәни җомга» газетасының публицистика бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмзә Бәдретдинов язган. Мәгариф Раянов башкаларга хас булмаган язмыш иясе дә. Язмышындагы гүзәл якларның бизәкләрен үз итеп, тирәннән хис итә ул.

Мәгариф Раянов үзе дә замандашларыннан аерылып торучы зат. Аллаһыбыз аңа хикмәтле уй-фикер, зиһен биргән. Авыл баласын зәңгәр күкләр ымсындырган, серенә төшенергә чакырган. Шуңа күрә ул Авиация институтына юнәлә. Аны тәмамлагач, кая китә дисезме? Ул Байконурга, космик корабльләр дөньясына юнәлә. Ул анда озак еллар буена космик корабльләрне иксез-чиксез галәм киңлекләренә озатуда бөтен көчен-гыйлемен куя. Андагы хезмәте эзсез узмаган, билгеле. Космос темасына кагылышлы мәкаләләр язарга да мая туплаган ул. “Айда азан ишеттем”, “Айда азан ишеткәч” дигән язмаларын укысагыз, үзегез дә гаҗәпкә калырсыз. Мәгариф Раяновның рухи һәм әхлакый темаларга язылган мәкаләләре газета-журналларда, календарьларда басылып тора. Укучылар аның сүзен һәрчак көтеп ала. Аның әле үзенчә, гаҗәеп рәвештә дөньяны тою хикмәте барлыгын шигъри тәлгәшләрендә тагын да ныграк күрергә мөмкин. Аның шигырьләре үзенчә игътибарга лаек. Менә аларның берсе. Укып шатланыгыз.

Өзелмәсен буын чылбырлары

Мәгариф Раянов

“Кешегә хөрмәт аның дине, батырлыгы, затлы нәселе һәм холкы аша билгеләнә”.
Хәдис (“1001 хәдис. № 606”)

Тыңла, татар, тормыш арбаң туктат,
Маңгай тиреңне дә сөртеп ал!
Тынычлангач, ашыкмыйча гына
Тирә-юньгә ике күзең сал.

Ике күзең дигәч аңлыйсыңдыр:
Берсе аның – күңел күзедер.
Күрү сәләтләре тәңгәл килсә,
Хакыйкатьне таный белүдер...

Улың синең нинди телдә сөйли?
Кызың чыкты кемгә кияүгә?
Оныкларың нинди “мультик» карый
Һәм тыпырдый нинди көйләргә?

Үз өеңдә намаз укыганда
Кемнәр баса синең яныңа?
Кемнәр баса синең яннарыңа
Кулын баглап кыйбла ягына?

Әллә юкмы бергә басучылар,
Әллә юкмы сине аңлаучы?
Сине аңлап, Аллаһ юлын сайлап,
Синең белән бергә атлаучы?

Ата сүзе – гаиләдә канун,
Ана сүзе – әхлак нигезе
Булса гына, буын чылбырының
Өзелмичә барыр үсеше.

Тормыш куар өчен тиргә батып,
Йортлар салыр өчен ашкынып -
Килдеңме әллә, кардәш, бу дөньяга
Ахирәтнең көнен онытып?!

Тормышыбыз чәчәк аткан чакта,
Ахирәт тә истән чыкмасын.
Балалар да, оныклар да безнең
Аллаһ кушкан юлдан атласын!

Өзелмәсен буын чылбырлары,
Ата-баба рухы шат булсын!
Динебездә, туган телебездә
Ерак оныкларга саклансын!
10.01.2015


Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе