Кичә Болгардагы Ак мәчеттә уздырылган алты айлык курсларга йомгак ясалды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин биредә гыйлем туплаган 27 имамга дипломнар тапшырды. Әлеге тантаналы чарада Спасс районы башлыгы Камил Ногаев, имам-мөхтәсиб Фәргать хәзрәт Минсәгыйров, имамнарга гыйлем биргән Иордания халыкара Ислам фәннәре университеты остазы Габдерразак Габдрахман Әс-Сәгъди, Төркия дин белгече, Коръән-хафиз, имам Габдулла Фалай һәм башкалар катнашты.
“Болгарда безнең бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткәннәр. Быел менә шушы истәлекле көндә – 21 майда биредә Болгар ислам академиясенә нигез ташы салыначак. Болгар ислам академиясе проектын Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Алга таба академиядә докторлык дәрәҗәләрен яклау көтелә. Алты айлык укулар Болгар ислам академиясе эшенә башлангыч булып тора” ,– диде ул һәм диплом алучы имамнарга дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.
Алты айлык курсларда имамнар Изге Коръәнне тавыш белән укырга өйрәнделәр, ислам фәннәре буенча гыйлемнәрен ныгыттылар дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай