Батырхановларда киләчәккә өмет уянды

Бу көннәрдә Казандагы “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды адресына Фирүзә Исламова, Надежда Панова, Батырхановлар гаиләсеннән һәм башкалардан үзләренә булышканнары өчен рәхмәт хатлары килде.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 28
Бу көннәрдә Казандагы "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды адресына Фирүзә Исламова, Надежда Панова, Батырхановлар гаиләсеннән һәм башкалардан үзләренә булышканнары өчен рәхмәт хатлары килде.
Батырхановларның "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев исеменә адресланган хатында "Безгә үз вакытында ярдәм иткәнегез өчен Сезгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. Хәзер балаларыбызның сәламәтлеген торгызу өчен бездә өмет уянды. Хак Тәгалә яхшылыкларыгыз өчен сезгә рәхмәтен салсын”
диелә.

...Казанда туып-үскән Диләрә Батырхановага Раббыбызның имтиханнарын күп узарга туры килә. 2002 елда ул яраткан кешесенә-Илшатка кияүгә чыга. Әмма 2004 елда яшь ана баласын югалткач, куанычлы көннәре сагышка, моңга әйләнә.
Шулай да төшенкелеккә бирелми Батырхановлар. 2006 елда күптән көтеп алынган уллары туа. Ураза вакытында дөньяга килгәнлектән, малайга Рамазан дип исем кушалар. Әмма тиздән Рамазанның авыру икәнлеге ачыклана. Табиблар аңа "Балалар церебраль параличы» дигән диагноз куялар. Әйтеп бетергесез күп мәшәкатьләр, йокысыз төннәр алып килә Рамазан яшь ата белән анага. Диләрәне аның белән балаларны тернәкләндерү үзәгенә урнаштыралар. Ул анда шактый гыйбрәтле вакыйгаларга юлыга. Тернәкләндерү үзәгендә сабыйларын дәвалаучы 11 ананың 8ен ирләре ташлап киткән икән. "Авыру балалар белән безне ташлап китмәгәне өчен мин иремә рәхмәтләр укыйм”,-дип әйтеп куйды аның белән редакциядә сөйләшеп утырганда Диләрә ханым үзгә бер басынкылык һәм сабырлык белән.
Әйе, Аллаһының сынауларын лаеклы рәвештә узу һәркемгә дә бирелми шул...
Ире Илшат белән Диләрә ханым бәхетләрен тагын бер тапкыр сынап карарга ниятли. 2009 елның ахырында, аларны сөендереп, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Икенче сөенечләре дә Рамазан аенда туа. Аңа Зәмирә дип исем кушалар. Тик өметләр кабаттан акланмый.
Зәмирәгә хәзер 1 яшь тә 8 ай. Әмма ул хәзергәчә үз-үзен тота алмый, гел ятып кына тора. Аңа табиблар "ДЦП» һәм "Үзәк генез бизгәге” дигән диагноз куялар. Гади сөйләм теленә күчергәндә, бу баш миендәге авыру нәтиҗәсендә, кызның органнары хәрәкәтләнә алмый, дөресрәге, баш мие хәрәкәт ясау өчен әмер бирми дигәнне аңлата. Менә шул чагында инде яшь ананың кояшлы көннәре болытлыга әйләнә, күңелен кайгы-сагыш биләп ала. Әмма кул кушырып утырыр чак түгел. Ул мондый авыр хәлдән чыгу юлларын, ысулларын эзли башлый. Казанда да, Мәскәүдә дә дәвалый алмыйлар аның балаларын. Мәскәүдәге балалар клиникасында озаклап тикшерәләр, хәтта бераз дәвалыйлар Зәмирәне. "Без кулдан килгәнчә дәваладык. Инде башкача булдыра алмыйбыз”,-дип баш тарталар Мәскәүдә алардан.
Балалары шундый ук чиргә тап булган аналар белән еш аралашырга туры килә Диләрәгә. Алар аңа Киевкә барырга киңәш бирәләр. Украина башкаласындагы беренче дәвалану курслары Рамазанга булышса да, Зәмирәгә шифасы тигәне беленми. Киресенчә, кызга андагы дәваның начар тәэсире сизелә. Аннары аларга бер курс өчен генә дә шактый зур суммада-45 мең сум акча кирәк. Ә аны каян аласың! Аларга кабаттан Казанга кайтып егылырга туры килә. Диләрә интернетка кереп, мондый төр авыруны бары Германиядә дәвалап булуы турында белеп ала. Тик анда бару өчен тагын да зуррак күләмдә акча кирәк. "Горгаз”да эшләүче иренең дә хезмәт хакы зур түгел, аена 12 мең сумны тәшкил итә. Балтасы суга төшкән кешедәй кулларны салындырып утырырга һич ярамый, күңел нәрсәдер эшләүне таләп итә. Белешә торгач, алар Казанда "Кытай медицинасы үзәге” барлыгын ишетәләр. Шуны эзләп табып, быелның апрель аенда тәүге диагностика үттеләр. Андагы табиб Иршат Хәйруллин: "Бу авыруны дәвалап була”,-дигәч, шатлыктан күзләре яшьләнде. Озак уйлап торырга вакыт юк иде. Биредә 2 майдан аларның балаларын дәваларга да керештеләр. Тик нәтиҗәсе 3-4 айдан гына беленә башлый икән. "Без әле бу үзәктә бер ай гына шөгыльләндек, инде кызыбызда уңай якка үзгәрешләр барлыкка да килде. Гадәттә, Зәмирәнең тән температурасы 38 градустан түбән төшми иде. Бер айлык курстан соң, аның температурасы 37,8 градуска кадәр төште. Аннары ул элек йоклый да алмады, бары 15-20 минут черем генә итеп ала иде. Хәзер исә беренче мәртәбә 3 сәгать буена йоклады. Бу күрсәткечләр безнең өчен зур җиңүгә тиң. Рамазан да бармакларын селкетә башлады”,-ди дулкынлануын яшерә алмаган Диләрә ханым. Дөрес, биредә дәваланган өчен бәяләр шулай ук аз түгел. Шунысы куандыра: табиблар даруларга да, дәваланган өчен дә шактый ташлама ясыйлар икән.
Минем: "Сез инде өченче бала турында уйлый да алмыйсыздыр. Куркытадыр”,-дигән сүзләремә, Диләрә ханым: "Биредә хикмәт куркуда гына да түгел. Безгә хәзер шушы балаларны туры мәгънәсендә аякка бастыру зарури. Бөтен акчабыз шул балаларга китә. Ә бит икенче балабыз авыру булып туарга тиеш түгел иде. Йөкле чагымда хатын-кызлар консультациясендә мине күзәтеп торган табибәнең ялгышлыгы аркасында шулай килеп чыкты. Ул барысы да әйбәт дип мине ышандырып килде. Вакытында дөрес диагноз куеп, дәвалау уздырган булсалар, мондый хәл килеп чыкмас иде”,-дип җавап бирде.
Аннары Диләрә ханым бераз уйланып торганнан соң: "Әгәр пенсиядәге ул карчыкны мин судка биргән булсам, аның авыру йөрәге моны күтәрә алмаган булыр иде. Шулай да икенче баланың авыру булып тууы аның намусында кала. Ә бәлки ул Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән тагын бер сынавыдыр. Раббыбыз андый сынауны бирмәгән булса, без "Сөләйман” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев кебек киң күңелле, ярдәмчел, рәхим-шәфкатьле кешеләрнең барлыгы турында белмичә дә калган булыр идек. Аларга һәм әти-әниләремә Аллаһының рәхмәтләре булса иде”,-дип тә өстәде.
Ике баланы акрын гына аякка бастырып килүче батыр йөрәкле Батырхановлар гаиләсенә матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләр булса, аларның реквизитлары мондый:

Получатель: НИБФ «Ярдэм», ИНН 1658087725 БИК 049205815 ОГРН 1071600003530 р/с 40703810800000000289 к/с 30101810100000000815 в ОАО АИКБ «Татфондбанк» г. Казань. Назначение платежа: Благотворительная помощь на лечение Рамазана и Замиры Батырхановых.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе