8 августта, Казанның парк һәм скверларында “Изге гамәлләр көне” акциясе уздырыла. “Изге гамәлләр” инициатив төркеме оештырган акция балаларыннан баш тарткан гаиләләргә профилактика үткәрүгә һәм авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә йөз тота.
Оештыручылар шәһәр мэриясенең рәсми сайты (kzn.ru) аша хәбәр иткәнчә, акция барышында волонтерлар балалы гаиләләргә символик бүләкләр һәм “Изге гамәлләр” дигән логотип төшерелгән 4 магнит тапшырачак. Бер магнитны үзеңә калдырсаң була, калган 3сен берәр изге гамәл эшләп, башка кешегә бирү шарты бар.
“Туган авылым” комплексы мәйданчыгында күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен уздырылачак хәйрия бәйрәме акциянең кульминация өлеше булып торачак. Бәйрәм кысаларында аш-су әзерләү буенча мастер-класслар, кул эшләре дәресләре, спорт ярышлары үтәчәк. Бәйрәм азагында Казанның балалар иҗат коллективлары катнашлыгында концерт куелачак.
“Изге гамәлләр көне” акциясе 8е көнне шәһәрнең парк һәм скверларында 11.00 сәгатьтә старт ала, “Туган авылым”дагы концерт 12.00 сәгатьтә башлана дип хәбәр итте "Татар-информ".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Буа мәдрәсәсе чакыра
Хәерле иртә теләүче Илдар Кыямов
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан