
Гөлләр, чәчәкләр аеның беренче көне чын мәгънәсендә олы бәйрәмгә әверелде. Аның иң шатлыклысы вә иң гүзәле Казандагы “Ярдәм” мәчете мәйданында үткәрелде. Биредә чиксез күп санда балаларын күтәреп, нәни арбаларын тәгәрәтеп, яшь мөселман гаиләләре җыелды.
Мөселман балаларына бәйрәм ясарлык өчен барлык уңайлыклар каралган иде. Аларның кайсылары тәм-том күпертмәләрен сайлады, икенчеләре ләззәтле камыр ризыклары белән чәй эчү табынына юнәлде.


Иң мөһиме шул: биредә өч театр коллективы балаларга үзләренең хикмәтләрен күрсәттеләр. Әтәч, сарык киемендәге әкият геройлары гел балалар әйләнәсендә – арасында булдылар, бергәләп фотога төшеп, саҗыйларны куандырдылар. Балалар биредә үзләре яраткан шигырьләрне дә, җырларны да тыңладылар. Курчак театры артистлары күрсәткән юл йөрү кагыйдәләренә дә төшенделәр.

Сабый-сабыяларның энеләре дә шатлык-сөенеч нурларында коенды. Әниләр турындагы җырларны Кытайдан килеп, югары уку йортында белем алучы Базарбай Бикчәнтәев башкарды.

Балалар түгәрәк уенда да уйнадылар, спорт мәйданчыгында да үзләренең осталыклары ни дәрәҗәдә икәнлеген сынадылар. Төрле төрдәге бүтән ярышларда катнашкан җиңүчеләр дә бүләк алдылар, анда берәү дә бүләксез калмады.

Биредә һәр һөнәр иясе булды. Берәүләр шома җирлектәге мәйданда төрле төстәге акбурлар белән рәсем ясады, икенчеләре йөгерде, өченчеләре иптәшләренә карап, сокланып йөрде, аларның һәммәсе дә сөенү хисләре кичерде.
Кыскасы, Бөтенроссия күләмендә мөселман балаларын зурлау, олылау җыены булды бу. Киләчәктә дә биредә шулай булыр, Аллаһы боерса!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе