Бүген Монтреда Халыкара җыен башлана

Бүген Швейцариянең Монтре каласында Сүрия мәсьәләсе буенча Халыкара конференция үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2014 Янв 22
Бүген Швейцариянең Монтре каласында Сүрия мәсьәләсе буенча Халыкара конференция үткәрелә. "Женева-2» дип аталган җыенда катнашу өчен инде 10 илгә чакыру җибәрелгән. Аларның һәммәсе дә чакыруны кабул иткән.

"ИНТЕРФАКС” тан алынган хәбәрләргә караганда, БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун Иранга да конференциядә катнашу өчен чакыру юллаган. Бу илнең Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Җәвәд Зариф әлеге җыенда Иранның позитив һәм конструктив роль уйнаячагы хакында белдергән.

Әмма Сүриядәге оппозиция, әгәр Иран бу җыенда катнашса, үзләренең аңа бармаячагы турында белдерде. Шуңа күрә Пан Ги Мун уйга калган. Алай гына да түгел, хәтта Иранга бу җыенга килмәскә тәкъдим иткән. Инде Иран җыенга килмәскә булган.

"ИТАР-ТАСС”тан алынган хәбәрләргә караганда, кичә Монтреда РФнең чит илләр эше буенча министры Сергей Лавров белән АКШның дәүләт секретаре Джон Керри арасында ике яклы очрашу булды. Бу юлы С. Лавров Керрига бүрек алып килмәгәнлеге хакында белдерде. Алдагы очрашуда С. Лавров үзенең коллегасына бүрек бүләк иткән иде. Ә ул аңа Айдахо штатыннан булган ике бәрәңге бирде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе