Бөгелмәдә Һади Атласины искә алдылар

Бөгелмә каласында Һади Атласиның тормышына һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция узды.

БӘЙЛЕ
2012 Мар 20
Бөгелмә каласында Һади Атласиның тормышына һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция узды.



Һади Атласи татар милләте өчен алып барган сәясәте, көрәше өчен дүрт тапкыр хөкем ителеп, империя төрмәләрендә утыра. 1938 елда “халык дошманы” тамгасы сугылып, 62 яшендә атып үтерелә.

Һади Атласи тормышына һәм иҗатына багышланган конференция быел 22 нче тапкыр оештырылды. Аның эшендә Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбур өлкәсе галимнәре, тарихчылары, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова да бу җыенда чыгыш ясап, Һади Атласи исемен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә үзенең тәкъдимнәрен ирештерде.

“Кызганыч, күпчелек халык Һади Атласиның кем икәнен белми. Әмма язучылар, тарихчылар, галимнәр аның иҗатын барлау өстендә зур эш алып бара. Мин үзем дә татарларны репрессияләү вәзгыятен өйрәнгән кеше буларак, Атласига кагылышлы мәгълүматларны җай булган саен халыкка ирештереп торам.

​​​​Моннан 100 ел элек Һади Атласи (1876-1938)Себер тарихын язган шәхес. Казан тарихына да зур язмалар багышлый. Ул 1907 елда Дәүләт Думасы депутаты була. Йөзләгән шәкерт әзерләгән мөгаллим. Язмышы аянычлы. Дүрт тапкыр империя төрмәсендә утыра. 1909 елда аны 1906 елда язган мәкаләсе, китабы өчен утырталар. Бу елларда ул гарәп хәрефләрен бетереп, урысча укытуга каршы чыга. Икенче тапкыр 1920 елда, Бакуда Колчакка ияреп китте дип, Чистайга алып кайтып хөкем итәләр һәм аклыйлар. Солтангалиев белән булган элемтәләр өчен дип, 1929 елда хөкем итеп, Соловкига сөрәләр. 10 ел урынына 5 ел утырып кайта, чөнки сәламәтлеге нык какшый. Соңгы тапкыр 1936 елда кулга алалар. 1938 елның 15 февралендә тарафдарлары, иптәшләре, туганнары белән атып үтерәләр. Бу көнне барлыгы 9 татарны аталар. Аларның барысы да укымышлы, зыялы кешеләр була.

Гитлер җәлилчеләрнең башын кисте, дип әйтәләр. Гитлерга кадәр Сталин 9 татарны терәп ата. Алар әле 9 гына түгел, 24 кеше була. Кайберләрен озак вакытка төрмәләргә озаталар, күбесе шунда үлеп кала. Шуларны уйласаң, Сталин Гитлерга караганда алданрак та татар зыялыларының гомерен өзгән. Бу эшкә “атласовчылар” дигән исем бирәләр һәм аның башында Һади Атласи тора. Янәсе, алар буржуаз дәүләт төзергә җыенганнар. Бу исемлектә икенче урында мулла Рәшит Яруллин тора. Ул Әхмәт Тимернең әтисе. Аннан бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар. Алар язучылар, галимнәр. Бу исемлектә Барый Фәттахов, Гани Алтынбаев, Сабир Уразманов, Зәкәрия Фәттәхов, Касыйм Исхаков та бар. Барысы укымышлы, татарның йөзек кашы булырдай кешеләр.

Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласова, улы Әмир һәм язучы Фәүзия БәйрәмоваxҺади Атласиның оныгы Әлфия Атласова, улы Әмир һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова
​​Ни өчен бу конференция Бөгелмәдә уздырыла? Бу атылган кешеләрнең күпчелеге Бөгелмә ягы татарлары була. Һади Атласи да гомеренең иң игелекле өлешен Бөгелмәдә уздыра. Бу шәһәр аларга рәхмәт йөзеннән 20 елдан артык төрле чаралар уздырып килә. Алар 1994 елда Атласи исемендәге бүләк булдырды. Бу бүләк ел саен милләтнең иң көчле мәгрифәтчесенә бирелә. Узган ел азагында Бөгелмәдәге татар гимназиясенә Һади Атласи исеме бирелде. Шәһәр урамнарының берсенә аның исеме бирелде. Бу каланың хәзерге җитәкчелеге, халкы Һади Атласиның кем икәнен аңлап, аны һәм көрәштәшләрен зурлап, менә шундый чаралар уздыралар. Аның кысалары Бөгелмә белән генә чикләнми. Бу юлы Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорски, Башкортстанның Октябрь, Оренбур өлкәсе шәһәрләреннән укучылар, зыялы кешеләр, галимнәр дәртләнеп килгән иде. Конференция ихлас, мәгълүматлы узды. Башка еллардан аермалы буларак, хакимиятнең яңа башлыгы Илдус Касыймов бу чараның башыннан азагына кадәр утырды, чыгышлар ясады. Шунысы сөенечле, бу конференция Татарстан чикләреннән чыкты”,- диде Фәүзия Бәйрәмова.

Илдус Касыймов Рабит Батуллага Атласи бүләген тапшыраxИлдус Касыймов Рабит Батуллага Атласи бүләген тапшыра
​​“Мәгрифәтче” исемен йөрткән Атласи бүләге быел язучы Рабит Батуллага тапшырылды. Аңа кадәр бу бүләккә лаек булучылар арасында Миркасыйм Госманов, Айдар Хәлим, Хатип Миңнегулов, Индус Таһиров, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка шәхесләр була.

Конференциядә Атласи исемендәге хәйрия фонды рәисе Фәүзия Мәхмүтова, “Җыен” фонды нәшрияты мөхәррире, галим Рамил Миңнуллин, фонд вәкиле Гәрәй Рәхим, язучылар Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, төбәк тарихчысы Роза Абзалова-Сәлмәнова шәхес культы корбаны Һади Атласи эшчәнлегенә үз бәяләрен бирде.

“Атласовчылар” эше буенча хөкем карары Казанның хәзерге Менжинский исемендәге клубы бинасында, хәрби трибунал тарафыннан чыгарыла. Фәүзия Бәйрәмова клуб диварына истәлек тактасы куярга, Һади Атласи хезмәтләрен төрек теленә тәрҗемә итәргә, дигән тәкъдимнәр дә кертте.

Бөгелмәдә узган чарада Һади Атласиның оныгы Әлфия ханым, Әлфиянең улы Әмир дә катнашты дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе