Азнакай районында 45 нче мәчет ачылды

Бу көннәрдә барыбызны да биләп алган бер хис – шатлыклы дулкынлану белән яшибез. Авылыбыз уртасында мәһабәт бина – иман йорты калкып чыкты.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 02

Бу көннәрдә барыбызны да биләп алган бер хис – шатлыклы дулкынлану белән яшибез. Авылыбыз уртасында мәһабәт бина – иман йорты калкып чыкты. Мәчет өстендәге алтын ай тирә-юньгә нур чәчә.

Чалтаймас халкы, аның еракларга сибелгән балалары мәчет ачылу тантанасына җыелды. Корбан гаете көннәрендә авыл халкы өчен генә түгел, районкүләм зур вакыйга булды ул. Иртәдән үк кояш та назлы нурларын сипте. Тантанага авыл халкы, читтәге авылдашлар, район җитәкчеләре, дин әһелләре җыелган иде. Авыл өстендә Коръән аятьләре яңгырады. Корбан чалынып, аш үткәрелде.

Күптән уйда йөртеп тә, гамәлгә ашмастай хыялыбыз менә шулай тормышка ашты да куйды. Авылдашларның тырышлыгы, нефтьчеләрнең зур ярдәме белән иман йорты бер ел эчендә сафка басты. Һәр башлангычыбызны күтәреп алган район җитәкчеләренә – Марсель Шәйдуллинга, Наҗәт Нәгыймовка, Айдар Шәмсетдиновка, “Татнефть” генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевкә, төзүчеләргә, газ хезмәте осталарына, энергетикларга, авылдашыбыз Ришат Рәин улына олы ярдәмнәре, күчтәнәчләре, хәер-сәдакалары өчен бик тә рәхмәтлебез.

Төп сүземнән читкәрәк китеп булса да әйтим, без, кечкенә авылларда яшәүчеләр, күп нәрсәдән мәхрүм булып үстек, яшәдек. Укырга да, эшләргә дә күрше авылларга йөрергә мәҗбүр булдык. Балалар бакчалары, төрле түгәрәкләр, кичке яллар, спорт корылмалары хакында хыяллана да алмый идек. Миңа авыл Сабантуйларын оештырганда да, Бөек Ватан сугышы батырларына һәйкәл төзегәндә дә бер уй тынычлык бирмәде: нишләп әле бездә булмаска тиеш? Без кемнән ким?! Шундый авыр заманнарда да авылны ташлап китмәгәннәре өчен өлкән буынга без гомерлек бурычлы. Нәкъ менә алар аркасында бүгенге көндә туган авылда рәхәтләнеп яшәп ятабыз.

Мәчетебез матур килеп чыкты. Ул дини тәрбия, мәдәни үзәк булачак. Бер бүлмәсен музей итәрбез, дип ниятләдек. Оныкларыбызның никах, исем кушу йолаларын да биредә башкарырбыз. Кыскасы, иман йорты буш тормас.

Аны без “Мөхәммәтсабир мәчете” дип йөртергә булдык. Бу бабайның нәсел дәвамчылары барсы да тәрбияле, зыялы. Авылыбыз өстендә азан тавышы яңгырап торсын, киләчәктә авыл тагын да зурайсын, халкыбыз иманда, ислам нурына күмелеп яшәсен…

Лена Гыймаева,
Чалтаймас авылы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе