Кичә “Казан” милли мәдәният үзәгендә бик олы бәйрәм үткәрелде. Анда барыбыз да гаҗәеп хисси дулкынлану диңгезендә йөздек шикелле. Без берничә мең еллар билгеләнеп үтүче Нәүрүз бәйрәменә җыелдык, бергәләп Яңа елны каршыладык.
21 март – көн белән төн тигезләшкән вакыт. Әлеге уйлану бәйрәмен Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы оештырган иде.
Нәүрүз тынычлык һәм шәфкатьлелек хәбәрчесе буларак та кадерле безгә. Ул Иранда, Төркиядә, Казахстанда, Әфганстанда, Таҗикстанда, Әзербайҗанда, Кыргызстанда дуслыкны ныгыту, үзара аңлашу бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә. Аның күркәм үрнәген без үз күзләребез белән күреп, колакларыбыз белән тыңлап, әсирләнеп утырдык. Иранның “Кабане Шамс” музыкаль ансамбле безне гаҗәпләндерде һәм шатлык хисләренә күмде. Су сөлеге кебек алты егет даф, сантур, кеманче, тар, кеманче альто музыкаль коралларында уйнады, ансамбльнең солисты җыр сузды. Ә без исә гаҗәеп тәэсирле халәттә тыңлап утырдык. Алар авызыннан “Ай былбылым”, “И, туган тел” һәм башка моңлы җырларыбызның аһәңнәрен ишеткәндәй булдык. Кешелек яралтылышы заманнары моңы белән үрелеп барды әлеге кичә. Моң – кешелеккә хас сыйфат булганлыктан, һәр милләтне берләштерә, моңландыра.
Зал халык белән тулы иде. Генераль Консул вазифасын вакытлыча алып баручы Мохсен Фагани әфәнде залдагыларны олуг бәйрәм белән котлады. Музыка авазы залны әсир итте. Андагылар үз хыялларында тормыш моңын —көрд мотивларын, яз, чәчәкләр моңын ишеттеләр.
Нәүрүз яңа көн дигәнне дә аңлата икән. Бу көннәрдә өйләр юыла, керләр уыла, тузаннар кагыла. Һәркем үз йортын, тормышын яхшырта, чистарта, изге хыялларын арттыра. Гүзәл бәйрәм бу, шулай бит!
Бәйрәм өстәле аерым яктыртуга мохтаҗ. Өстәлгә җиде төрле ризык: алма – матурлык, үрдерелгән бодай, аш серкәсе (уксус), кыргый зәйтүн җимеше – мәхәббәт символы, монета – байлык, сарымсак – сәламәтлек билгесе, шулый ук усаллыкны җиңә торган Иранның махсус ризыгы куела икән. Бәйрәм өстәлен, гадәттә, әти ача һәм бүләкләр тарата. Балаларга тәмле-тәмле чикләвекләр, йөзем кушылмалары, карбыз орлыгы, кукуруз өләшенә. Кешеләр бер-берсен бәйрәм илә котлыйлар, бәхет һәм сәламәтлек телиләр. Бәйрәм паркларда, шәһәр күңел ачу мәйданнарында да дәвам итә. Димәк, кешелек Яңа елда тату, игелек өләшеп яшәүне өстен күрә.
Мирасыбыз, дуслыгыбыз, татулыгыбыз, үзара аңлашып яшәвебез яшәсен!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы