Мөселман зиратын яклау пикетын “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештыра. Гомумән, әлеге зират тирәсендә бәхәс инде берничә ай бара. Эш шунда – Казан мэриясенең шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Альберт Салихов әтисенең кабер ташына рәсем куярга теләде, ләкин зират җитәкчелеге моңа рөхсәт бирмәде. Бу турыда матбугат чаралары күп язды. Хәзер кабер ташы тирәсендәге гауга мөселман зиратын яптыруга китерергә мөмкин. Чөнки чиновник Салихов әтисенең кабер ташына барыбер рәсем куйдырырга тели. Ә бу дин кануннары буенча рөхсәт ителми.
Казан мөхтәсибәте җыенында шәһәр имамнары зиратны яклап пикет оештыру һәм Альберт Салиховны отставкага җибәрү фикерен хуплап каршылады. Ләкин шул ук вакытта Татарстан мөфтияте кабер ташы тирәсендә килеп чыккан проблемага үз фикерен белдерми килде.
Александр Долгов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай