20 ел - журналистикада

Казандагы билгеле хәйрияче, элек “Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы, хәзер мөхтәсиб, "Ярдәм“ мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм” хәйрия фонды шурасы рәисе, “Татар-ислам.ком”, “Инфо-ислам” һәм башка мәгълүмат чараларын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитов ул. 

БӘЙЛЕ
2024 Фев 06
Казандагы билгеле хәйрияче, элек “Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы, хәзер мөхтәсиб, "Ярдәм“ мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм” хәйрия фонды шурасы рәисе, “Татар-ислам.ком”, “Инфо-ислам” һәм башка мәгълүмат чараларын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитов ул. 

Шушы ике дистә ел вакыт эчендә аңа гади бер хәбәрчедән (корреспондент) эре Гомумроссия мәгълүмати чыганакларын оештыру дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү насыйп булган.

Илдар Баязитов үзенең журналистик эшчәнлеген 1993 елда Татарстанның Лениногорск каласында гади бер хәбәрче сыйфатында башлады, аннары өлкән корреспондент булды, соңрак "Новая волна” газетасының баш мөхәррире урынбасары вазифасын башкарды. 

Аннары ул рухи өлкәгә күчеп, башкаладагы бер мәчетнең имамы булуга карамастан, журналистикадагы иҗади эшчәнлеген дәвам итеп кенә калмады, бәлки берничә нәшриятне гамәлгә кую дәрәҗәсенә иреште. Шул рәвешле, Казанда рус телендә "Мусульманские вести» җәридәсе (газетасы) басыла башлады, соңрак ул татарча вә русча нәшер ителүче "Ислам info” исеменә алыштырылды. Үз вакытында бу җәридә Россия мөселманнары матбугаты арасында алдынгылар сафында йөрде. Бүген Илдар хәзрәт - "Ислам инфо” Медиа-төркеменең җитәкчесе. Аңа исә "Ислам инфо”, "Татар ислам”, "Зурказан” кебек дини һәм дөньяви мәгълүмати агентлыклар, "Большая Казань» журналы, «Восточный маркет” газетасы керә.


Илдар хәзрәтнең бигрәк тә Россиянең мөселманнар журналистикасын торгызуга керткән өлешен билгеләп узу мәслихәт. Соңгы елларда ул журналистикадагы тәҗрибәсен әһле ислам мәнфәгатьләрен кайгыртуда файдалана. Ул һәрвакытта үз ММЧлары эшендә шәхсән катнаша. Илдар хәзрәт гамәлгә куйган матбугат чараларында күп кенә мөселман журналистлары иҗади эшчәнлеген башлады, алар бүгенге көндә башка матбугат чараларында эшләвен дәвам итә. атарстан Журналистлар берлеге әгъзасы буларак, Илдар Баязитов җөмһүриятебезнең каләм ияләре даирәсендә киң танылу алды. Ул Россиядә исламның хәзерге үсеш баскычлары, татар халкының традицион кыйммәтләре турында уйланып һәм аларга тирән анализ ясап, актив рәвештә мәкаләләр яза.

Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: иҗади сәләт аңа балачактан ук бирелгән. Илдар Баязитов яшүсмер чагыннан ук үзенең хикәяләрен, мәсәл һәм шигырьләрен шул чорның төрле газеталарында бастыра.

Бүгенге көндә Илдар хәзрәт челтәрләрдә блоглар алып бара, кызыксынучылар аның иҗаты белән шунда тәфсилле рәвештә таныша ала.

Илдар Баязитов – XXI гасырның лаеклы булып тарихка кереп калачак мәшһүр имамы. Илдар хәзрәт, киләсе унъеллыкларда да динебез һәм милләтебез өчен бергәләп эшләргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, күп мәгълүмати чараларга нигез салучы һәм аларны гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитовка исәнлек, иҗади рух дәвамын тели! Аллаһыдан аңа тагын да югарырак иҗади үрләр яулау насыйп булсын дип сорыйбыз.

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе