16-21 майда, VIII KAZANSUMMIT-2016 Халыкара икътисади саммит үткәрелгән көннәрдә, Татарстан башкаласында Җәйге халыкара яшьләр лагеры һәм II Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләре яшь эшмәкәрләренең Казан форумы узачак.
Лагерьны һәм форумны оештыручылар һәм гамәлгә куючылар булып ТР Хөкүмәте һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы санала. Чараның операторы - Казан IT-паркы ярдәмендә "Сәләт" Татарстан республика яшьләр иҗтимагый фонды.
Чаралар программасы катнашучыларның аеруча кызыклы проектларын ачыклау һәм Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатында Россия белән халыкара бергәлек арасында бизнес-элемтәләр булдыру, шулай ук республика һәм тулаем ил икътисадына реаль инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Яшьләр форумын оештыручылар сүзләренчә, форумга тәкъдим ителгән иң яхшы проектлар Ислам хезмәттәшлене оешмасы илләре һәм Россия инвесторлары катнашында йомгаклау инвест-сессиясендә тәкъдим ителәчәк, ул 20 майда KAZANSUMMIT кысаларында узачак дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка