Беренче булып, Татарстан башкаласында дини гыйлем туплаган Әхнәф Тәмтуганов белән Вадим (ислам динен кабул иткәннән соң исеме – Вәсим) Шәйхиев бүген Перьм якларына, ә Рамазан Дибиров Дагыстанга юл тотты. Кичке якта исә Мирза Али Исмәгыйлев башта Мәскәүгә, аннары Дагыстанга китәчәк.
Иртәгә тагын 4 татар кешесе Башкортстан һәм Татарстан районнарындагы туган төбәкләренә кайтачак.
Ә Чечня һәм Ингушетиядән укырга килгән 8 кеше "Сөләйман”да тагын бер атна укырга теләк белдерде. Моның сәбәпләрен Ингушетия вәкиле, күзләре буенча беренче төркем инвалид Ислам Костуев болай дип аңлатты: "Бүген безнең "Сөләйман” мәчетенә килеп, җәмәгать белән намаз укуыбызга 33 көн була. Безгә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.): "Кем дә кем 40 көн буена җәмәгать белән намаз укый, шуңа тәмуг хәрам була” дигән хәдисенең барлыгы турында әйттеләр. Шуңа күрә без аксакалларыбыз Хәмзәт һәм Хәвәш белән киңәшләштек тә, тагын бер атнага калырга уйладык. Ашау-эчү якларын үзебез түләрбез дигән идек тә, мәчетнең җитәкчелеге чыгымнарны үзе күтәрергә булды. Аллаһының рәхмәтләре яусын барчагызга”.

Кичә Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова китүчеләргә тантаналы шартларда Брайльчә нәшер ителгән китаплар, аудио-видео кассеталар тапшырды.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык