Россия ислам институтында “Без татарлар” курслар циклының чираттагысы уздырыла. РИИ студентлары тарафыннан әзерләнгән бу курслар казанлылар арасында соңгы 5 елда танылу алды. Быелгы курсларда төрле яштәге 75 кеше татар телен һәм тарихын өйрәнә.
2015 елдан бирле алар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләп килгән Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәге ярдәме белән оештырыла. Лекторлар рәвешендә РИИ һәм КФУ мөгаллимнәре чыгыш ясый.
Курслар ахырында тыңлаучылар татар телендә сөйләшә, Коръәнне гарәпчә укый беләчәк, шулай ук татар милләтенең килеп чыгышы тарихы һәм дине турында күзаллауларга ия булачак, дип вәгъдәли оештыручылар. Лекцияләр курсы тәмамлаучыларга сертификатлар тапшыру күздә тотыла.
Бу хакта РИИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык