Татарстан Президенты Указы белән матур әдәбиятны үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен Лена Шакирҗановага “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исеме бирелгән. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан тәхәллүсе белән яза.
Шагыйрәгә таныклыкны аның туган көнендә, 4 июньдә, ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова тапшырган.
Лена Шакирҗанованы шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов та котлады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Белешмә өчен. Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә ТАССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның хәзерге Әтнә районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л.Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә. 1984 елдан – ТР Язучылар берлеге әгъзасы дип хәбәр итте "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай