Бүген Казанның Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды. Хәзрәтләр "Талак әйтелгәндә ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" Нигезләмәне эшләү буенча фикер алышты.
Татарстан төбәк казыйлары, үз тәҗрибәсеннән чыгып, никах мәсьәләләре буенча сорауларын юллады. Очрашуда барлык төбәк казыйлары, Татарстанның баш казые киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты, шәригать китапларында Хәнәфи мәзһәбе буенча аерылышуга (талак әйтүгә) кагылышлы сорауларга җаваплар ирештерде.
Дин белгечләре утырышта Нигезләмәгә әйтелгән талакның кайсы очракларда дөрес яки дөрес булмавын өйрәнеп, шулай ук ЗАГСта теркәлү һәм аерылу буенча шәригать күзлегеннән бәя биреп, казыйлар Нигезләмәгә карата үз тәкъдимнәрен җиткерде. Казыят әгъзалары имамнарга никах һәм талак буенча таратылачак документларның хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатыннан чыгып эшләнүен әйтте дип хәбәр итә Татарстанның матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы