Казанда мөгаллимнәр өчен семинарлар циклы башланды

«Гаилә» мәчетендә мәчетләр каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр өчен ачык семинарлар циклы башланды. Беренче лекция кысаларында Казан ислам университетының кафедра җитәкчесе, Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов остазлар һәм остазбикәләргә гакыйдә фәнен укыту үзенчәлекләре турында сөйләде.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 31. Фото:dumrt.ru

«Гаилә» мәчетендә мәчетләр каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр өчен ачык семинарлар циклы башланды. Беренче лекция кысаларында Казан ислам университетының кафедра җитәкчесе, Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов остазлар һәм остазбикәләргә гакыйдә фәнен укыту үзенчәлекләре турында сөйләде.

Чараның шәрәфле кунагы Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин булды.

«Мәчетебездә, җөмһүриятебезнең башка гыйбадәт йортларында сыман ук, ислам дине нигезләре буенча курслар уза, – ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Аларга теләгән һәркем йөри ала: балалар да, олылар да, ирләр дә, хатын-кызлар да. Җайлы булсын өчен, дәресләр иртән дә, көндез дә, кичләрен дә, эш көннәрендә дә, ялларда да үтә. «Гаилә» мәчетендә ел саен 30 төркем җыела. Элек тә мөгаллимнәребезне ай саен педсоветларга җыя идек. Быел, бу җыелышларны тагын да файдалырак итү максатыннан, аларны ислам фәннәре буенча белгечләр катнашында ачык семинарлар рәвешендә үткәрергә булдык. Остазлар үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алсын, бер-берсе белән ниндидер проблемалар буенча фикер алышсын дип. Ачык формат та юкка гына түгел – дин нигезләрен өйрәтү методикасы һәм методологиясе бик мөһим – шуңа күрә без башка мәчетләрдә дә шушы изге эш белән шөгыльләнүче остаз-остазбикәләрне әлеге чараларыбызда көтәбез».

Шушындый форматтагы семинарлар киләсе елның маена кадәр һәр ай ахырында үткәрелеп киләчәк. Якындагы планнарда – фикһ һәм әхлак курслары буенча семинарлар. Аларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм җөмһүриятебезнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үткәрер дип көтелә дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе