Балалар жюри каршында намаз уку тәртибе, тәһарәт алу, госел коену, фарыз һәм сөннәт намазларында нинди сүрәләр укырга һәм башка сорауларга җаваплар бирделәр. Билгеле ки, балалар үзләре үк кыска сүрәләрне, "Әттәхият”не укып та күрсәттеләр, салаватлар әйттеләр.
Тагын шунысын да өстәп әйтү мәслихәт: балалар арасыннан иң яше әле 7 дә тулмаган Илдар Сәйфетдинов булгандыр. Нәкъ менә Илдарга – Илгизәр Сибагатовның оныгына намаз уку буенча беренче ярышта тәүге имтиханны тоту насыйп булган. Һәм ул бу сынауны шактый уңышлы ерып чыккан.
Илгизәр Сибагатовның әйтүенчә, әлеге бәйгедә урыннар билгеләнмәгән. Хәер, ярышның максаты да җиңүчеләрне ачыклауда түгел иде. Биредәдәге морад динебезне өйрәнү ниятеннән чыгып, намаз уку серләренә төшенүдән гыйбарәт булды.
Хәзрәтләрнең бәян кылуына караганда, Яшел Үзәндә Коръән укучылар арасындагы бәйге апрель ахырында булыр, дип көтелә.
Хаҗип ӘХМӘТША

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре