Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында “Яшь вәгазьче” конкурсын уздыра. Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, РИУ һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында оештырыла, аннары республика күләмендә уздырыла. Мөхтәсибәтләрдән эшләр 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. 15 гыйнварга кадәр һәр мөхтәсибәт ике иң яхшы эшне жюрига юлларга тиеш.
Вәгазьләр ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә. (Таләпләр: Times New Roman,14, интервал-1,5). Вәгазь 5-7 минут чыгыш ясарлык булырга тиеш. Ким дигәндә бер аять (сүрә һәм ничәнче аять икәне күрсәтелгән), бер хәдис (чыганагы күрсәтелгән) куллану сорала.
Конкурс темалары:
1.Интернет - анда бәрәкәт бармы?
2. Игелек эшләүдән туктадык...
3. Вакытның кыйммәте.
4. Исраф - гөнаһ.
5. Алдынгы мөселман: нинди ул?
6. "Коръән кушуын ишетмәгән ләгънәткә дучар булган" (И.Бунин)
Конкурсның электрон адресы: vagaz2015@gmail.com
Өстәмә сораулар өчен телефон: 89270333142 (Айгөл), 89274533000 (Тимур).

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Яулык салырга нәрсә этәрә?
Иман әлифбасы.
Мөселман кызы ирләр коллективында