 
13 декабрь көнне Казанның "Ярдәм" мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды. Рәбигүл әүвәл ае башлану уңаеннан уздырылган дини чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, РИУ чакыруы буенча килгән Һиндстан ислам фәннәре мөгаллимнәре, Казан имамнары, мәхәллә кешеләре, үзәктә тернәкләнү үтүчеләр катнашты.
Бәйрәм Коръән укып дога кылудан башланып китте.Татарстан мөфтие Камил хәзрәт чарага җыелган халыкны рәбигүл әүвәл ае башлану белән котлады. "Әлеге айда сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән, 40 елдан соң аңар Пәйгамбәр булырга язган.
Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең туган көне рабигүл әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Аллаһы Тәгалә Изге китапны Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: “Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” ( “Юныс”сүрәсе, 58 аять). Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең күркәм мәүлид кичәсендә Коръән аятьләре укып, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтик", - диде мөфти.
Шулай ук мөфти хәзрәтләре Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең күркәм сыйфатлары хакында бәян итте.
"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге шәкертләре тарафыннан әйтелгән салаватлар бер кешене дә битараф калдырмады. Илдар хәзрәт Баязитов Мәүлид бәйрәменең асылын, мәгънәсен аңлатып, Пәйгамбәребезнең тормыш юлы хакында сөйләде.Мөнәҗәтләр әйтелде.


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык