Бу атнада Чистай студентлары ислам һәм православие диннәре вәкилләре белән очрашты. Чарада Эниләр мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сәфиуллин һәм дьякон Виталий атакай катнашты.
Әңгәмә барышында руханилар диннең әһәмиятен аңлатты һәм рухи тормышның кеше сәләмәтлегенә ясаган йогынтысы хакында сөйләде. Очрашу кысаларында “экстремизм” һәм “терроризмы” төшенчәләренә дә аңлатма бирделәр һәм аларны кисәтү юлларын барладылар.
Алмаз хәзрәт мөселман кешесенең әхлагында тукталды һәм бу уңайдан Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең бик тә үтемле бер хәдисен китерде. "“Кем ул мөселман?” - дигән сорауга, “Аның кулыннан да, теленнән дә башкалар сәламәт булыр”, - дип җавап кайтарган Пәйгамбәребез. Шушы бер кыска гына хәдис тә исламның башкаларга карата мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга чакыруын исбатлый", - дип сөйләде хәзрәт.
Ахырда студентлар руханиларга дини эчтәлектәге сораулар бирде.
Нәзарәт сайтыннан.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай