Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов Универсиада авылында хәләл туклану ашханәсе ачылышында катнашты. Универсиада авылында су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар яши.
25 май -27 июнь көннәрендә чемпионат пешекчеләре “Хәләл системасы: теория һәм практика” курсын уздылар. Әлеге укуларны комитет белгечләре РИУ белән берлектә үткәрде. Шулай итеп, чемпионатта катнашучылар да, кунаклар да хәләл ризык белән туклана ала дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Хикмәт башы
Төшемме, өнемме?
Күрсәтеп яхшы гамәл кылма