2013 Авг 01
Археологлар Болгар шәһәрендә XIII гасырга караган хәзинә тапканнар. Россия Фәннәр Академиясе галимнәре хәбәр итүенчә, хәзинә 160 көмеш коелма, 2 көмеш беләзек һәм көмеш ук очыннан тора.
Белгечләр фикеренчә, көмеш коелмалар Идел Болгарстанына хас күренеш, чөнки бу төбәктә үлчәнмәле көмеш акча вазыйфасын башкарган.
Чыганак: "Азатлык.орг"