Гарәп Әмирлекләрендә татар рестораны ачылды

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шарҗ әмирлегендә татар рестораны ачылды. Islam.ru сайты хәбәр итүенчә, ресторан «Әл-Сиф» кунакханәсендә урнашкан. Ресторанда

БӘЙЛЕ
2010 Июн 07

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шарҗ әмирлегендә татар рестораны ачылды. Islam.ru сайты хәбәр итүенчә, ресторан «Әл-Сиф» кунакханәсендә урнашкан.

Ресторанда кунакларны татар халык ашлары белән сыйлаячаклар. Аларны Татарстаннан һәм Төркиядән килгән тәҗрибәле ашчылар әзерләячәк. Ресторанның хуҗасы Исмәгыйль Шәнгәрәев. Бу эшкә тотынуының сәбәбе буларак, Исмәгыйль әфәнде туган илен бик сагынуын, ләкин анда еш кайтып йөри алмавын аңлата. Шуңа күрә ул Гарәп Әмирлекләрендә Казанның бер кисәген булдырган.

«Яңа ресторан туклану урыны гына түгел, ә ватандашларга аралашу, чит милләт вәкилләренә татар мәдәнияте белән танышу урыны да булачак», - дип вәгъдә итә Исмәыйль Шәнгәрәев.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе