23-27 июньдә Куала Лумпур шәһәрендә (Малайзия) “MIHAS-2010” дип аталган җиденче Халыкара хәләл әйберләр күргәзмәсе үткәреләчәк. Күргәзмәне Малайзия дәүләтенең Тышкы сәүдә эшләрен үстерү корпорациясе (MATRADE) оештыра, дип хәбәр бирә Halal.com.my сайты.
Күргәзмә дөньяда булган барлык хәләл ризык җитештерүче эшмәкәрләрне, хәләл хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләрен бер урынга җыячак. Анда хәләл ризыклар гына түгел, ә өс киемнәре, бизәнү әйберләре, медицина препаратлары, шулай ук ислам финанс системасына нигезләнеп эшли торган инвестиция һәм иминият хезмәтләре дә урын алачак.
Оештыручыларның төп максаты хәләл продукция җитештерүче оешмаларның санын арттыру, аларга төрле яктан ярдәм күрсәтү, мөселманнарның яшәү сыйфатын күтәрүдән гыйбарәт.
Исегезгә төшереп үтәбез, бу елның 7 июнендә Мәскәү шәһәрендә узачак беренче халыкара хәләл-күргәзмә “Moscow Halal Expo 2010” Малайзия дәүләтенең Тышкы сәүдә эшләрен үстерү корпорациясе (MATRADE) ярдәмендә узачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре