«Ислам info» газетасына 5 яшь

«Ислам info» газетасының тәүге саны 2005 елның апрелендә дөнья күрде. Аннан әүвәлрәк хәзерге исемдәге басма чыгуга сәбәпче булган «Мөселман

БӘЙЛЕ
2010 Май 25

«Ислам info» газетасының тәүге саны 2005 елның апрелендә дөнья күрде. Аннан әүвәлрәк хәзерге исемдәге басма чыгуга сәбәпче булган «Мөселман хәбәрләре» газетасының берничә санын укучыларыбыз кулына җиткергән идек. Безне ул ча40,58 Kbкта исламнан ерак торган кешеләрнең динебезгә һаман-һаман теләсә-нинди әшәке, пычрак ягулары нык шомландырды. Шуның өчен дә мөселман өммәте тормышы хакында, кем әйтмешли, аның үз кешеләре исе­мен­нән бәян итү фикере туды. 2005 елның апрель аеннан «Ислам info» газетасы бер генә тапкыр да чыгудан туктап тормады. Шунысын да билгеләп үтим, га­зетаның беренче саны ук укучыларыбызда төрлечә яңгыраш тапты. «Сөләйман» мәчете телефонының кың­­гы­равы ул көннәрдә уттай кызу булгандыр, мө­­га­ен. Берәүләр рәхмәт әйтеп, үзләренең уй-фикер­лә­рен җиткерсәләр, икенчеләр исә, киресенчә, җи­теш­сез­лекләребез турында битебезгә бәреп әйттеләр.

Газетаны без Казан «Сөләйман» мәчетенең басмасы буларак чыгара башласак та, мәхәлләбез чикләре белән генә канәгатьләнмәдек, шуның өчен дә, ай саен иманыбызның төп нигезләре һәм шәһәр-республикабызда барган вакыйгалар турында сөйләүне мәгкуль күрдек. Инде шул вакытта ук без Татарстандагы иң үрнәк һәм актив булган барлык мәхәлләләрнең хезмәтен күрсәтергә тырыштык, моның өчен материал туплау максатында махсус рәвештә төрле районнарга чыктык. Ул чакта, әле теркәлмәгәнлектән, газетаның тиражы 999 данә тәшкил итте һәм ул, башлыча, «Сөләйман» мәчете мәхәллә халкы иганәсенә дөнья күрде. Иҗат коллективы җәмәгать башлангычында эшләде. Тора-бара газетаның даими сәхифәләре, яңа авторлары пәйда булды, аның таралу даирәсе киңәйде, шунлыктан, бер ел узуга без үзебезне рәсми рәвештә терки алуга ирештек.

Аннан соң Татарстан буенча газетага язылу игълан ителде. «Ислам info» республика газетасына әйләнде. Тупланган тәҗрибәбезне файдаланып, аны тагын да югары баскычка күтәрү, гомумроссия газетасы итү өчен тагын бер ел кирәк булды.

Хәзер «Ислам info» газетасы ике дәүләт те­лен­дә – татар һәм рус телләрендә дөнья күрә, аның гомуми тиражы аена 10 мең данә. Газетаның дәүләт регистрациясе бар, «Татарстан почтасы» һәм «Роспечать» каталогларына кертелгәнлектән, ул язылу адреслары буенча тарала.

2006 елдан газета юридик зат булып санала, ягъни салымнарны төгәл һәм вакытында түли, татар һәм рус чыгарылышларының штатында мөхәррирләр, урынбасарлар, хәбәрчеләр, корректорлар, бухгалтерия, шулай ук штаттан тыш авторлары бар. Татар телендә дөнья күрүче газетаның мөхәррире шушы эштә күпеллык тәҗрибәсе булган, «Шәһри Казан» газетасында хезмәт куйган журналист Хатыйп Гәрәй. Без шулай ук күп кенә күренекле Россия журналистлары белән элемтәдә торабыз. Шулардан мисалга мөселман журналисты Әйша-Галина Бабичны күрсәтергә мөмкин.

«Ислам info» газетасы хәзер Россия Феде­ра­ция­сенең барлык төбәкләрендә тарала һәм бө­тен шәһәр-авылларда аның үз укучылары бар. Газета­бызның дөнья күрүе вакытында төрле ислам бәй­рәм­нәренә, Рамазан аена багышлап күп тапкырлар аның тиражын 100әр мең данә итеп чыгарган еллар булды. Ауропа рәссамнары Пәйгамбәребезгә карикатура ясаган чакта да без, үз фикеребезне белдереп, күп тиражлы махсус чыгарылыш әзерләдек.

Газета редакциясе төрле оешмалар, әйтик, Татарстан мөселман телефон белешмәсе хезмәте, ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте каршында оешкан «Хәләл» стандарты комитеты һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.

Газетаны традицион юл белән таратудан тыш, бездә шулай ук социаль язылу да гамәлдә. Аның кысаларында, безнең газетаны Татарстан шәһәрләрендә җәза үтүче барлык мәхбүсләр да бушлай алдыра. Укучыларыбыз буларак, газетабызның күләмен арттыруыбызны сорап, алар безгә күп тапкырлар мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук Татарстандагы имамнарыбыз да мәхәллә активистлары, пенсионерлар, мәдрәсә шәкертләре өчен социаль язылу оештыруыбызны сорадылар. Әлбәттә, без мондый мөрәҗәгатьләргә һәрвакыт шат һәм булышырга әзер.

Газета редакциясе язылучылар арасында ике тапкыр фикһ һәм ислам нигезләре темасына бәйге оештырган иде.

Аның нәтиҗәләре буенча, җиңү­челәр 2006 һәм 2007 елларда хаҗ кылырга җибәрелде.

Арада телевиор, микродулкынлы мич кебек көнкүреш техникасы оту­чы­лар да булды. Киләчәктә ислам бе­лем­нәренә багышланган мондый конкурсларны (төп бүләге, әлбәттә, янә хаҗ сә­фәренә юллама булачак) тагын игълан итәргә уйлыйбыз.

Хәзерге вакытта газета редакциясе тарафыннан оештырылган аның аудио­­версиясе дә чыгарыла. Бу безнең газетаны мөселман һәм мөселман булмаган гаммәви чаралардан аерып торган күп аермалыкларның берсе. Алар күр­мәүче мөселманнарга бөтен Россия буйлап таралалар. Аларның исемле­ген без Бөтенроссия күрмәүчеләр җәм­гыятенең төбәк бүлекләре белән бергә әзерлибез. Җитештерелүче про­дуктларның сыйфаты турында да кайгыртабыз. Аудиоверсия студиядә популяр теле һәм радио дикторлар Инсаф Абдулла һәм Николай Игнашов бе­лән хезмәттәшлектә языла, дискларга исә полиграфия бизәлешләре кертелә. Соңгы елларда ирешкән казанышларыбыздан «info-islam RV» мәгъ­лүмат агентлыгы, «vislame info» социаль челтәре,«nikahrt RV», «media info-islam RV» кебек сайтларны күр­сә­тер­гә мөмкин. «nikahrt RV» сайтын гына алыйк. Шушы сайтка дөнья буенча сибелгән меңнәрчә татар кызлары һәм егетләре теркәлде.Яңа гына бер-берсен белмәгән күпме татар кешесе Интернет аша таныша-аралаша башлады.

«Ислам info» газетасының тарихы кыска, әлегә нибары 5 ел гына. Без эше­безне җирле басма буларак башладык һәм шуннан республика ислам басмасы дәрәҗәсенә кадәр юл уздык. Шуның өстенә һәрвакытта көн кадагына язылган яңа язмалар газетасы булдык.

Без халыкны кызыксындырган, дул­кын­ландырган темаларны яктыртырга тырышабыз. Даими рубрикадан тәҗ­рибәле педагог Мәликә Гыйльметдинова алып барган «Язмышлар чатында», публицист Ирек Нигъмәтинең «Сак булыгыз, секталар», Рөстәм хәз­рәт Зиннуровның «Сорау-җавап» сәхи­фәсендә дөнья күргән язмаларын укучыларыбыз көтеп ала. Укучылар күңеленә хокук белгече Илһам Исмәгыйлев биргән киңәшләр дә бик хуш килә.

Журналистларыбызның уңышлары да сөендерә. Әйтик, 2007 елда Мөсел­ман гаммәви мәгълүмат чаралары һәм нәшриятларының беренче фести­валендә Хатыйп Гәрәй җиңеп чыкты.

2008 елда шул ук исемдәге икенче фестивальдә газетабыз республика күләмендә беренче урынны яулады, «Алтын Мөнбәр» Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Данис Гәрәй Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бүген, сезнең белән тәҗрибә уртаклашкан хәлдә, мин сезләрдән «Ислам info» газетасы үсешенә уңышлар теләвегезне сорыйм. Аның алга баруы мөселман журналистикасының мил­ләтебез, халкыбыз өчен мөһим һәм тансык икәнлеген күрсәтә.

Илдар БАЯЗИТОВ,
«Ислам info» газетасының баш мөхәррире

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе