Башкортстанда җитәкчелек алмашты: Рәхимов китте, Хәмитов килде

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов эшеннән китте. Сочида узган очрашу вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның президентлыктан китү турындагы

БӘЙЛЕ
2010 Июл 16

24,21 KbБашкортстан президенты Мортаза Рәхимов эшеннән китте. Сочида узган очрашу вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның президентлыктан китү турындагы мөрәҗәгатен алуын һәм аны хуплавын әйтте.

Әлегә МедведевБашкортстан президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп элекке Русия су байлыклары федераль оешмасы җитәкчесе Рөстәм Хәмитовны билгеләде.

Рөстәм Хәмитов 1954 елның 18 августында Кемерово районы Ленин-Кузнецки районындагы Драченино авылында туган. Милләте белән башкорт.

Бауман исемендәге Мәскәү техник университетын тәмамлагач, Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсендә оста булып эшләгән. Аннары Уфа авиация институтында хезмәт иткән, 1986-1990 елда Торба үткәргече төзелеше фәнни тикшеренү институтының Көнчыгыш бүлеге җитәкчесе урынбасары, соңрак Башкортстанның Экология һәм табигать байлыкларын куллану комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкарган.

1993-1994 елны Башкортстан республикасында Гамәли экология һәм табигатьне куллану проблемнары институты директоры, аннан соң биш ел дәвамында Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министры була.

1999-2000 елны Росссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү департаменты башлыгы, ә аннан соң Россия Президенты Идел буе федераль бүлгесе идарәсенең Башкортстандагы баш федераль инспекторы булып хезмәт итә.

2002-2003 елда Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе вәкиле урынбасары вазыйфаларын башкара, аннары биш ел дәвамында Русия су байлыклары федераль агентлыгы җитәкчесе, ә 2009 июльдән «РусГидро» (Русия энергетика ширкәте) оешмасы идарә әгъзасы булып эшли.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе