Иран, Бразилия һәм Төркиянең тышкы эшләр министрлары үзара очрашу үткәрәчәкләр. Әлеге очрашу вакытында алар Иранның атом-төш программасы турында фикер алышачаклар.
Өчьяклы сөйләшүләр алып бару турында Иран ислам республикасының тышкы эшләр министры Манучехр Моттаки белән Бразилиянең тышкы сәясәт департаменты башлыгы Селсу Аморимның телефоннан әңгәмәсе вакытында килешенгән.
Селсу Аморим хәзергә Болгариядә эш сәфәрендә. Кичә ул рәсми рәвештә: «Иран ислам республикасына карата игълан ителгән санкцияләр сөйләшүләр алып бару өчен киртә булмаска тиеш», - дип белдерде.
Иран республикасы президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад исә үткән атнада Иран башка илләр белән сөйләшүләр алып барырга риза, дип белдерде. Әмма алар «билгеле бер шартлар үтәлгәндә» генә алып барылачак, дигән ул. Әлеге «шартлар» тиздән игълан ителергә тиеш, дип хәбәр итә IslamNews.ru

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка