Урта Әләзәнлеләр суга интегә

Пенза өлкәсендә эчәргә яраклы су табу елдан-ел проблемага әйләнә бара, дип чаң суга халык. Суүткәрү системасы тузган. Якын арада торбаларны алыштырып,

БӘЙЛЕ
2010 Июн 24

Пенза өлкәсендә эчәргә яраклы су табу елдан-ел проблемага әйләнә бара, дип чаң суга халык. Суүткәрү системасы тузган. Якын арада торбаларны алыштырып, төзекләндерү эшләре үткәрелмәсә, күп кенә шәһәр-авыллар бөтенләй сусыз калырга мөмкин. Әмма өлкә җитәкчелеге бу уңайдан нәрсә дә булса эшләргә җыенмый әлегә. Алар акча юк, дип котыла бирә. Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев: «Бөтен гаепне дә җирле үзидарә органнарыннан эзләргә кирәк», - дип белдерә. Җирле үзидарә органнары да эшкә тотынырга ашыгып тормый. Югыйсә аларга үткән ел Роспотребнадзор шактый гына зур күләмдә штрафлар да салган булган. Әмма нәтиҗәсе генә әлегә кадәр юк.

Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән татар авылында да суга кытлык зур. Хәзер халык куллана торган суда күп күләмдә тимер табылган. Өч ел элек «Гидростроитель» ширкәте авылга ике скважина казып биргән булган. Әмма алар әлегә кадәр халыкка хезмәт күрсәтми. Өлкә җитәкчелеге скважинаның эшләмәвендә авыл халкы үзе гаепле, дип белдерә. «Бу мәсьәләне җирле үзидарә хәл итәргә тиеш. Урта Әләзән хәерче авыл түгел. Алар үзара акча җыеп та бу мәсьәләне хәл итә ала», - дип белдерә IslamNews.ru журналистларына Пенза өлкәсенең Хөкүмәт башлыгы Елена Столярова.

Урта Әләзәнлеләр исә эшне дәвам иттерергә бик тели. Әмма «Гидростроитель» ширкәтенә район җитәкчелеге скважина казыган өчен дә әлегә кадәр акча түләмәгән икән. Нәтиҗәдә, ширкәт районны судка биргән. Суд эше тәмамланмыйча эшкә тотынып булмаячак. Урта Әләзән халкы исә зарыгып суд тәмамланганын көтә, дип хәбәр итә  IslamNews.ru.

.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе