Күргәзмәдә «манаралар күккә ашкан»

Казан элек-электән ислам мәдәнияте үзәге булып санала. Башкаланы күккә ашкан манаралы мәчетләрсез күз алдына да китереп булмый. Бу уңайдан 17 июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында

БӘЙЛЕ
2010 Июн 23

27,76 KbКазан элек-электән ислам мәдәнияте үзәге булып санала. Башкаланы күккә ашкан манаралы мәчетләрсез күз алдына да китереп булмый. Бу уңайдан 17 июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Манаралар күккә ашкан - моңлы азан, балкып тора нурлы Казан» конкурсына тәкъдим ителгән эшләр күргәзмәсе ачылды. Рәсем конкурсын Ислам мәдәнияте музее оештырган иде.

Конкурста катнашучыларга берничә тема тәкъдим ителгән иде: Казан буенча сәяхәт, Иске Татар бистәсе, Казан Ханлыгы турындагы риваятьләр, Казандагы борынгы мәчетләр, мәчетнең эчке бизәлеше, намаз вакыты, мөселман гаиләсе һәм мәчет һ.б.лар. Күргәзмәдә Казандагы сәнгать мәктәпләренә йөрүче, рәсем ясарга яратучы балалар катнашты. Ул май ае буе дәвам итте. Оештыручылар сүзләренчә, конкурста балалар бик теләп катнашкан. Аеруча актив катнашучылар буларак башкаланың 1нче, 2нче, 3нче, 6нчы һәм 7нче сәнгать мәктәпләре билгеләп үтелде.

Әйтергә кирәк, мәчетләрне  татарлар гына түгел, башка милләт балалары да бик теләп рәсемгә төшергән. Димәк, балаларда төрле диннәргә, халыкларга карата хөрмәт хисләре уяту максаты тормышка ашырылган. Рәсемнәр бик күп төрле техника ярдәмендә эшләнгән. Акварель, гуашь, карандаш, пластилин белән ясалган рәсемнәр дә, агачта яндырып ясалганнары да, батик, аппликация, графика техникасы кулланып эшләнгәннәре дә бар.

Күргәзмәгә көн саен 20-30 кеше йөри икән. Бигрәк тә чит төбәкләрдән килүчеләр арасында кызыксыну зур, дип белдерде музей хезмәткәрләре. Әле берничә көн элек кенә чит илдән килгән туристлар да конкурска тәкъдим ителгән эшләргә сокланып киткән.

Исегезгә төшерәбез: күргәзмә Ислам мәдәнияте музеенда 11 сентябрьгә кадәр иртәнге 10.00дән 19.00гә кадәр эшли.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе