Рәсми рәвештә танылмаган Ичкерия республикасының башлыгы, Чечня террорчыларының эмиссары Әхмәд Зәкәев Европа Советының Парламент Ассамблеясенең (ПАСЕ) Страсбург шәһәрендә үткән сессиясендә катнашкан, дип хәбәр итә «Эхо Москвы» радиостанциясе.
ПАСЕ сессиясендә Төньяк Кавказда кеше хокукларын яклау мәсьәләсе буенча ирекле дебатлар үтте. Утырыш нәтиҗәләре буенча, Төньяк Кавказда кеше хокуклары бозылу хакында резолюция кабул ителде. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, ПАСЕ Ингушетия, Дагыстан, Чечня республикаларында кеше хокуклары бозыла, дип саный һәм Кавказны Европа Советы территориясендә иң проблемалы җир дип саный. Шулай да соңгы елларда уңай якка үзгәрешләр булуын да әйтергә онытмыйлар.
Мәскәүне исә күбрәк Ә.Закаевның бу утырышта катнашуы борчый. Россия Европа Советы генераль рәисе Турбьорн Ягландка бу уңайдан протест хаты җибәрде. Россия Закаевның утырышка ничек һәм кем ярдәме белән үтүен тикшерүне таләп итте. Россиянең ПАСЕдагы вәкиле Константин Косачев әйтүенчә, пропусклар бюросында Закаев фамилияле кеше теркәлмәгән. Россиянең ПАСЕдагы делегация әгъзасы Сергей Марковның «Русская служба новостей»га әйтүенчә, Ә.Закаев утырышка ялган документлар белән үзләрен хокук сакчылары, дип атаучы экстремистик оешмалар ярдәме белән үткән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка