26 июньдә Ираннан Газага гуманитар йөк төягән кораблар җибәреләчәк. Ул Газага ике атнадан барып җитәр дип көтелә. «Газа балалары» дип аталган корабка 1100 тонна йөк төялгән. Экипаждан тыш, корабка тагын 10 пассажир алганнар: 5 журналист һәм гуманитар оешмалардан 5 вәкил.
Израиль җитәкчелеге Ираннан әлеге фикердән кире кайтуын таләп итә. Рәсми булмаган чыганаклар Израиль хәрбиләренең әлеге корабны кулга алырга җыенуы турында хәбәр итә.Сүз уңаеннан, Израиль әлеге гуманитар йөк Газага кадәр барып җитмәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Күптән түгел генә ил җитәкчелеге Мисырга Иран корабын Сүәеш каналыннан үткәрмәскә тәкъдим иткән иде. Әмма Мисыр җитәкчелеге бу тәкъдимне кире какты, дип хәбәр итә «Ансар.ру» сайты.
Ул арада Ливан да Газага гуманитар ярдәм җибәрергә ниятли. Ливан да Мисыр аркылы эш итәргә җыена: кораблар башта Кипрга барачак, аннан Газага юл тотачак. Аларның кайчан юлга чыгасы әлегә төгәл хәбәр ителми. Әмма рәсми булмаган чыганаклар әлеге корабларда соңгы әзерлек эшләре баруын һәм аларның шушы арада юлга кузгаласын хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре