Кичә Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Мөселман яшьләре фестиваленең ачылу тантанасы булды. Быел фестиваль дүртенче тапкыр оештырыла. Фестивальдә катнашучылар өченче тапкыр тарихи Биләр җирлегендә җыела. 
Яшьләрне фестиваль башлану белән ТР Министрлар Кабинеты крамагындагы Дин эшләре идарәсе рәисе урынбасары Владимир Козлов, ТР мөфтие урынбасарлары Илдус хәзрәт Фәизов һәм Вәлиулла хәзрәт Якупов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуров котлады.
Илдус хәзрәт Фәиз яшьләргә мөрәҗәгатендә: «Болгар мөселманнар өчен бик кадерле урын. Анда ата-бабаларыбызның каны тамган. Болгар җирендә бераз гына казып карасаң да, кеше сөяге чыга. Шуңа күрә анда бер генә начар сүз дә, бер генә начар гамәл дә булырга тиеш түгел», - диде. Шулай ук фестиваль ачылышында әлеге чараның мөселманнарны берләштерү максатыннан оештырылуына басым ясалды. «Әгәр дә без монда бәхәсләшергә, бер-беребезне тәнкыйтьләргә җыелабыз икән, бу фестивальнең мәгънәсе калмый. Без бер өммәт булып берләшергә тиеш. Сезгә хәзер барлык Россия мөселманнарының күзе төбәлгән. Сез үрнәк булырга тиеш», - диде яшьләргә Илдус хәзрәт.
Владимир Козлов исә яшьләргә фестиваль вакытында алган гыйлемнәренең алга таба да файдалы булуын теләде. Монда алган белемнәрне үз төбәкләрендә дә кулланырга киңәш итте.Рөстәм Зиннуров фестивальгә килүче яшьләр елдан-ел яхшы якка үзгәрә бара, дип белдерде. Яшьләргә «Фестивальдә тәҗрибә уртаклашыгыз, ул тәҗрибә сезгә киләчәктә ярдәм итәчәк», - дигән киңәшләрен бирде.
Быел фестивальгә Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек 150ләп мөселман егет-кызы җыелды. Алар 27 июньгә кадәр Болгарда мөселман өммәтен борчыган мәсьәләләр турында фикер алышачак. Шулай ук Россия мөселманнары өчен актуаль булган мәсьәләләргә багышланган «түгәрәк өстәл»ләр, лекцияләр, бәйгеләр, ислам дәресләре, дини вәкилләре белән очрашулар, төрле экскурсияләр дә булачак.
Катна
шучылар арасында беренче тапкыр килүчеләр дә, инде моңа кадәрфестиваль эшчәнлегендә катнашучылар да бар. Чаллы кызы Алсу Салихова фестивальдә икенче тапкыр катнаша. «Үткән елгы фестиваль бик файдалы булган иде. Гамәли белемнәр бик күп бирелде. Быелгы фестивальдән тагын да күбрәк тәҗрибә көтәм», - дип белдерде. Казаннан Язилә Әминова исә Мөселман яшьләре фестивалендә беренче тапкыр гына катнаша әле. «Шулай да ул башка төбәкләрдәге мөселман яшьләре белән аралашып яшибез. Мәскәүдән, Екатеринбургтан дуслар да биредә. Әлеге фестиваль мөселман яшьләр өчен берләшү мөмкинлеге», - диде.
Ачылу тантанасыннан соң, яшьләр Болгарга юл алды. Аларны 5 көн дәвамында кызу «урак өсте» көтә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык