 
Шушы көннәрдә саклык министры Анатолий Сердюков Генераль штабка армиягә чакырылыш кагыйдәләрен эшләп бетерү бурычын йөкләде. Яңа кагыйдәләр чит ил армияләрендәге тәҗрибәгә таянып төзеләчәк. Нигез буларак Германия армиясе алыныр дип көтелә.
Проект буенча егетләргә бер яки ике ел хезмәт итәргә тәкъдим ясалачак. Алар ничә ел хезмәт итәсен үзләре сайларга тиеш. Кызыксындыру чарасы буларак солдатларның хезмәт хакын арттыру күздә тотыла. Ул хәзер аена 500 сум гына тәшкил итә. Яңа кагыйдәләр кертелгәннән соң, бер ел хезмәт иткәндә солдат аена - 7-8 мең сум, ә ике ел хезмәт иткәндә 14 мең сумга якын хезмәт хакы алачак. Әмма шул ук вакытта югары уку йортларында укучы студентларны да армиягә алып китәчәкләр: вузда укучыларга бирелә торган ташламалар бетереләчәк. Әмма студент егет армиягә китү вакытын үзе билгели ала: беренче яки икенче курстан соңмы, әллә дилом алгачмы.
Чакырылыш вакытын 30 яшькә кадәр озайтырга, ә армиягә чакыруны 16 яшьтән үк башларга дигән тәкъдим дә бар. Яңа закон кергәннән соң егетләргә армиягә чакыру кәгазен көтеп йөрергә туры килмәячәк. Армия хезмәте турындагы таныклыкка (приписное свидетельство) ук армиягә чакыру вакыты төгәл билгеләнәчәк, дип хәбәр итә “Труд” газетасы.


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык