Төмән мөселманнарына өлкәнең Диния нәзарәте эшчәнлеген тәнкыйь утына тоткан брошюра таратылган. Аны “Ихсан” җәмгыяте җитәкчесе Рафаил Вәлишин чыгарган. Ул анда дини җәмәгатьчелекне “Аллаһыга дошман булган кешеләр”, “динсезләр” дип атый, исем-фамилияләрен язып, һәрберсен төрле гөнаһларда гаепли.
Рафаил әфәнде рухи җитәкчеләргә “туры юлдан тайпылып, исламга каршы булган сәләфит” мәзхәбен җәелдерүдә дә гаеп ташлый.
Рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән “Ихсан” оешмасы 4 елдан артык эшли. Анда үзләрен суфи дип атаучы яшьләр йөри. Алар өлкәнең бер мәчетендә җыелып, үз карашларын тарату белән шөгыльләнәләр. Әйтергә кирәк, моңа кадәр алар тыныч кына эш итәләр иде. Бу аларның беренче тапкыр үзләре турында киң җәмәгатьчелеккә белдерүе, дип хәбәр итә IslamRF.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка