Палестина халкы тынычлык өчен көрәшүче чит ил гражданнары белән берлектә, Газа секторының төньягында урнашкан Карни үткәрү пунктын ачуны таләп итәләр.
Протест акциясендә дистәләгән кеше җыелды. Алар, плакатлар тотып, үткәрү пункты тирәсендә тупланды. Чараны оештыручы Җәмал Әл-Хүдәри (Блокадага каршы халык комитеты рәисе) әйтүенчә, Израильнең блокада шартларын яхшырту турында сүзләре – ялган, ММЧлар өчен күз буяу чарасы. “Блокада тәмамлансын өчен бөтен үткәрү пунктлары ачылырга тиеш. Һәм халыкка бөтен төр ашау, төзелеш материаллары кертелергә тиеш”, дип саный ул.
Гуманитар ярдәм артыннан күзәтү алып баручы “Paltrade” оешмасы мәглүматлары буенча, апрель һәм май айларында Карни үткәрү пункты нибары 17 көн генә ачык булган. Бу планлаштырылган вакытның нибары 34 проентын тәшкил итә. 2007 елга кадәр Карни аша ай саен 10 мең машина үткән. Быел исә апрель аенда барф 693 машина үткән, дип хәбәр ителә оешманың хисабында.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы