Үткән атна ахырында Төмән шәһәре янында урнашкан Кече Акъяр авылында җирле халык җыен үткәрде. Очрашуга төбәк казыяте идарәсе рәисе Фатыйх Гарифуллин һәм Олы Акъяр авылы имамы Әмир Балдин да катнашты.
Җыенны оештыручылар әйтүенчә, алар, хакимияткә күпсанлы мөрәҗәгатьләренең нәтиҗәсез булуын аңлап, дин кардәшләреннән ярдәм сорарга булган. Җирле халыкның сүзләренә караганда, Кече Акъярда хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп. Беренчедән, күршедә генә урнашкан бакча җәмгыяте мөселман зиратының бер өлешен законсыз үз кулына алган. Икенчедән, авылда клуб та, даруханә дә, мәктәп тә юк. Газ чыгаручы төмән өлкәсе өчен бөтенләй мөмкин булмаган хәл – авылга хәтта газ да кертелмәгән. Иш янына куш булып, Пышма елгасының ярлары ишелә башлаган. Аларны ныгыту өчен авыл халкы Төмәндәге төзелешләрдән җыеп кайткан калдык-постыкны файдаланырга мәҗбүр.
Җыелышта катнашучылар губернаторга, җирле хакимияткә хат яздылар. Дин башлыклары да, үз чиратында, Акъяр халкына кулдан килгәнчә теләктәшлек күрсәтергә сүз бирде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел