Google Рамазанга мөселманча бизәләчәк

Гарәп илләрендә яшәүче берничә мең интернет кулланучы һәм кайбер гарәп илләренең башлыклары АКШның Google корпорациясенә Рамазан ае вакытында эзләү

БӘЙЛЕ
2010 Июн 21

Гарәп илләрендә яшәүче берничә мең интернет кулланучы һәм кайбер гарәп илләренең башлыклары АКШның Google корпорациясенә Рамазан ае вакытында эзләү системасын ислам дине символикасы белән бизәүне сорап мөрәҗәгать итте.

Мөселманнар әйтүенчә, Яңа ел, Раштуа, Пасха кебек бәйрәмнәр вакыты Googleның бизәлешендә һәрвакыт чагылыш таба. Мөселман бәйрәмнәре исә Googleда моңарчы берничек тә билгеләнеп үтелмәгән. Бу идеяне тормышка ашыру өчен мөселманнар Facebook социаль челтәрендә тавыш җыялар. Соңрак рәсми мөрәҗәгать Google җитәкчелегенә тапшырылачак. Әлегә нибары 320 мең кеше генә мөрәҗәгать астына кул куйган. Әмма ислам активистлары 10 миллион тавыш җыя алачакларына ышана.

Google корпорациясе мөселманнарның мөрәҗәгатенә әлегә түбәндәгечә җавап бирде: Рамазан ае вакытында эзләү системасы Мисыр язучысы Нәҗиб Мәхфүз һәм Мисыр халык җырчысы Өмми Көлтем фотолары белән бизәләчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе