Россия Президенты Дмитрий Медведев Төньяк Кавказның халыкара туристик-ял итү төбәге буларак үсү проектын хуплаган, дип хәбәр итә “РИА Новости”. “Бу бик кызыклы проект, - ди Президент. – Без Төньяк Кавказдагы республикалар өчен уртак бер юнәлеш табарга тиеш. Аларның һәрберсендә үз сәнәгате, үз авыл хуҗалыгы һәм үз проблемалары бар, ә шуларны берләштереп торучы чылбыр булырлык юнәлеш юк.” Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында үткәрелгән “Яңа туристик юнәлешләр – Төнья Кавказ” сессиясендә чыгышы вакытында Президент бу идеянең гади булуын, әмма аны әлегәчә берәү дә тормышка ашыра башламавына гаҗәпләнүен белдерде. Әлбәттә, бу эштә Европа илләренең тәҗрибәсен дә өйрәнергә кирәк.
Д.Медведев бу проект Төньяк Кавказдагы проблемаларны чишү өчен башлангыч була алыр иде, дип саный. Бу идеянең уңышлы булуына исә табигый шартлар гына түгел, Кавказ халыкларының кунакчыллыгы да ярдәм итәчәк.
Сессия утырышының нәтиҗәсе буларак, РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Россия субъектлары җитәкчеләре арасында “Төньяк Кавказ курортлары” проектын тормышка ашыру буенча килешү төзелде. Проект буенча Дагыстан, Төньяк Осетия, Карачай-Черкес, Адыгей, Кабарда-Балкар республикаларында 5 тау-чаңгы комплексларын төзү ниятләнә. Курорт җирләренең гомуми мәйданы – 4 мең гектар, проектның бәясе 451,44 миллиард сум булачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы