19 июньдә Спас районы Болгар шәһәрендә хәйрия эшләре буенча Республика Советы һәм «Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды»ның уртак киңәшмәсе булды.
Әлеге киңәшмә вакытында ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фондының Болгар шәһәрлеген һәм Свияга утравын төзекләндерү буенча ниятләгән эшләре турында сүз барды.
Алгады 3-4 ел дәвамында әлеге ике тарихи һәйкәлне танымаслык дәрәҗәдә үзгәртү күздә тотыла. Болгар шәһәрлеге киләчәктә ислам мәдәнияте үзәге, ә Свияга утравы христиан мәдәнияте үзәге булачак.
М.Шәймиев сүзләренә караганда, әлеге төзекләндерү эшләренә хәйриячеләрне дә җәлеп итү күздә тотыла. Инде хәзер үк Татарстандагы күп кенә оешмалар, министрлыклар нинди дә булса корылманы төзекләндерүне үз өстенә алган. Шулай ук республика халкы да читтә калмый: бюджет оешмаларында эшләүчеләр бер көнлек хезмәт хакларын «Ярдәм» фондының исәп-хисап счетына күчерә, пенсионерлар да ярдәм итәргә тырыша. Шулай ук шәхси эшкуарлар да әлеге изге эштә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
Болгар җирен тернәкләндерү планнары белән уртаклашып, М.Шәймиев түбәндәгеләрне игълан итте: «Төзелә башлаган елга вокзалы берничә катлы булачак. Һәрбер катта Болгар тарихы музее экспонатлары барысы да урын алачак. Идел Болгарстаны дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе истәлегенә һәйкәл ачылачак. Аның янында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә «Икмәк музее» комплексы төзеләчәк. Болардан кала, Болгар мәдрәсә комплексы һәм мәһабәт мәчет салыначак».
Шәймиев сүзләренчә, Болгар бик тиздән мөселманнарның уртак йорты, ислам мәдәнияте үзәгенә әвереләчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык