Изге Болгар җыенында 15 меңнән артык мөселман җыелды

19 июньдә Татарстанның Спас районында мөселманнарның Изге Болгар җыены булып үтте. Җыенга Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит

БӘЙЛЕ
2010 Июн 21

19 июньдә Татарстанның Спас районында мөселманнарның Изге Болгар җыены булып үтте. Җыенга Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән мөселманнар җыелган иде.

Изге Болгар җыены быел 21 тапкыр үткәрелде. Ул бу юлы Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1121 ел булу уңаеннан (Һиҗри календарь буенча) оештырылды. Тарихи чыганакларга күз салсак, Бөек Болгар дәүләтендә ислам дине 922 елда кабул ителә. Бу вакытта Богарстанга Гарәп хәлифе Әл-Мөктадир эш сәфәре белән килә. Аның килүе Идел Болгарстанында ислам дәүләт дине буларак кабул ителү белән истәлекле. Бу турыда Ибн Фадланның сәяхәтнамәсендә язып калдырылган.

Быел Изге Болгар җыенына 15 меңләп кеше җыелды. Алар арасында танылган дин вәкилләре Россия Мөфтиләр советы Рәисе Р.Гайнетдин, Саратов өлкәсе Диния нәзарәте башлыгы М.Бибисаров, Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Г.Бикмуллин, ТР Диния нәзарәте рәисе Г.Исхакый, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе Т.Таҗетдин, Дагыстан, Чечня, Төньяк Кавказ Диния нәзарәте рәисләре һәм ислам галимнәре, тарихчылар бар иде.

Ил җитәкчелеге дә быелгы җыенга зур игътибар бирде. Мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия булган Болгарга ТР Президенты Р.Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, ТР Премьер-министры И.Халиков , ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм барлык министрлар, оешма җитәкчеләре дә килгән иде.

Җыен барышында Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә башышланган истәлекле корылмага нигез ташы салынды. Оештыручылар ул бер ел эчендә төзелеп бетәчәк, дип вәгъдә бирде. Шулай ук алдагы елгагы Җыен вакытына Болгарда барлык уңайлыклары булган палаткалардан торган шәһәрчек тә барлыкка килергә тиеш.

Җыен вакытында мөселманнар бергәләп җәмәгать намазы укыдылар, сәхнәдә Коръән укучылар, мөнәҗәт башкаручылар чыгыш ясады. Теләгән кунаклар өчен Болгар музей-тыюлыгына экскурсия дә оештырылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе