Төмән өлкәсе Түбән Тавды районы Конченбург авылы халкы үзләренең мөселман оешмасын булдырган.
Халык җыены вакытында оешманың рәисе итеп терлек караучы Вадихан Мөхәммәтшин сайланган. Районның өлкән имамы, күрше Киндер авылы мөселманнар оешмасы башлыгы Дәүләт Хәбибуллин әйтүенчә, Конченбургта яңа мәчет 5 ел элек төзелгән, әмма аны ачу тантанасы әлегәчә үткәрелмәгән. Авылның имамы Наил Камалетдинов вафатыннан соң Конченбургта дини тормыш бөтенләй сүлпәнәя төшкән. Шул сәбәпле мәчет тә ябык килеш торган.
Дәүләт Хәбибуллин тәкъдиме белән авыл халкы җыен оештырган. Җыенда авылның үз мәхәлләсен төзү турында карарга киленгән.
Хәзер мәчет тантаналы рәвештә ачылды.Анда авыл халкы дин нигезләренә өйрәнә, җомга намазларын укый, авылда мөселман өммәте оешып килә, дип хәбәр итә IslamRF.Ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!