Бүген Изге Болгар җыены чаралары башлана

Бүген республиканың Спас районы җирлегендә урнашкан Болгар шәһәрчегендә Изге Болгар җыены чаралары башлана. Бирегә бүген беренче кунаклар килә башлый. Кичке

БӘЙЛЕ
2010 Июн 18

Бүген республиканың Спас районы җирлегендә урнашкан Болгар шәһәрчегендә Изге Болгар җыены чаралары башлана. Бирегә бүген беренче кунаклар килә башлый. Кичке сәгать алтыдан мәдәни чараларны тамаша кылырга, изге Коръән укучыларны тыңларга мөмкин булачак.

19 июньдә исә төп чаралар - Болгарда яңа мәчет нигезенә таш салу, Кече манара янында дога кылу һәм тәүбә итү, аннан соң өйлә намазын уку көтелә.

Быел җыен Ислам кабул итүнең 1121 еллыгына багышлана.

Болгар җыенын оештыруда Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Диннәр эшләре буенча идарә катнаша.

Билгеле булганча, Изге Болгар җыены болгарларның Ислам динен рәсми төстә кабул итүе уңаеннан уздырыла. Җыен 1989 елдан бирле даими рәвештә җыела.

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-ядкәрлеге базасында шулай ук 19-21 июнь көннәрендә борынгы болгарлар тарихын өйрәнү буенча халыкара фәнни форум уза. Форумда борынгы болгарларның материаль һәм рухи мәдәнияты, аларның килеп чыгышы, үсеше һәм тышкы элемтәләре белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Анда Украина, Болгария, Венгрия, Израильнең Россиядәге рәсми вәкилләренең катнашуы көтелә.

Быел Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен мәчетләрдән автобуслар оештырыла. Шулай ук Казан шәһәре мэриясе дә җыенда катнашырга чакыра.

Елдан-ел җыенда катнашучылар саны арта. Узган ел Татарстаннан, Башкортостаннан, Чувашиядән, Мари Элдан, Мордовиядән, Ульяновск, Пенза, Волгоград, Нижегородск, Әстерхан өлкәләреннән, Себер һәм Уралдан, чит илләрдән 20 меңгә якын кеше катнашты дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Диннәр эшләре идарәсе, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе