Россия Кыргызстаннан Үзбәкстанга киткән качарлар өчен дә гуманитар ярдәм оештырырга булды. Бүген өч Ил-76 очкычы гуманитар йөк белән Үзбәкстанга юл алачак, дип хәбәр итә РБК.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча очкычлар Үзбәкстанга 120 тонна гуманитар ярдәм илтә. Качакларга азык-төлек, палаткалар һәм юрганнар белән ярдәм күрсәтеләчәк.Очкычның икесе бүген юлга кузгала, калган берсе - иртәгә.
Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте һәм Үзбәкстанның тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Ош һәм Җәләл-Абадта кораллы бәрелешләр башлангач, 100 меңнән артык үзбәк илне ташлап чыгып киткән. Аларның 90 %ы балалар, картлар һәм хатын-кызлар.
Ул арада кораллы бәрелешләр нәтиҗәсендә 200гә якын кеше үлде, дип хәбәр итә рәсми органнар.Әмма шул ук вакытта алар үлүчеләрнең төгәл саны әлегә билгеләнмәгән: алар 200дән артыграк булырга мөмкин, дип белдерә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы